Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Республикасы Идел буе халыкларының аудиовизуаль энциклопедиясенә керәчәк

Татарстан Республикасы Идел буе халыкларының аудиовизуаль энциклопедиясенә керәчәк

admin 22.07.2019

(22 июль 2019) Август аенда Татарстан Республикасы территориясендә Россия президенты грантын алган проект — «Возвращение к истокам» аудиовизуаль энциклопедия — чынга ашырылачак.

Бу — этнографик экспедицияләр сериясе. Аның нәтиҗәсендә Идел буе федераль округында гомер итүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында 14 видеотасма төшереләчәк.

Снимок

Әлеге проект «Содружество» социаль һәм мәдәниятара партнерлык үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма белән Этникара журналистика гильдиясенең Самара бүлеге тарафыннан эшләнелгән. Проектны булдыручылар Арина Фечина белән Дмитрий Мюльбах әйтүенчә, проектны чынга ашыру Россия халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә Россия гражданлык охшашлыгын ныгыту өчен шартлар тудырачак:

«Бу илебезнең бай мәдәни һәм тарихи мирасын тагын бер кат күрү һәм аңлау өчен әйбәт мөмкинлек. Бүгенге көндә халык иҗаты ул авылдагы әбиләр генә түгел, ә үз эшләрен яраткан, энтузиаст булган яшьләрнең зур төркемнәре дә».

Идел буе федераль округында төшерү эшләре июль аенда башланып ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Проектны декабрьдә тәкъдим итәргә планлаштыралар. Видеотасмаларның төп геройлары – иҗади берләшмәләр, аутентик башкаручылар, профессиональ музыкаль коллективлар, шулай ук халык эшләнмәләре һәм һөнәр осталары. Аудиовизуаль энциклопедиягә кертелгән материаллар җирле телеканалларында күрсәтеләчәк, шулай ук төбәк мәдәни һәм милли үзәкләргә таратылачак.

Әлегә проектны оештыручылар төшерү эшләре барачак район һәм шәһәрләрне барлыйлар. Республикада әлеге эш Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында алып барылачак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов «сәлкешләргә»: Безнең милләт көчле булырга тиеш!
Далее: Казан Кремлендә Яңа Татар мәдәнияте фестивале узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57