Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Республикасы керәшеннәренең Казанда хисап-сайлау конференциясе узды

Татарстан Республикасы керәшеннәренең Казанда хисап-сайлау конференциясе узды

admin 03.06.2024

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе уздырылды. Чарада республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 180ләп делегат катнашты. Очрашуның модераторы булып Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров чыгыш ясады. (ФОТО)

Конференция эшендә катнашу өчен дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре һәм руханилар чакырылган иде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башлыгы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров һәм башкалар катнашты.

«Без бирегә башкарган эшебез һәм киләчәккә карата планнарыбыз турында сөйләшергә җыелдык. Безнең идарә составының вәкаләтләре вакыты тәмамланды. Узган өч елда шактый эш башкарылды. Бүген эшне йомгаклап, яңа бурычларны билгеләрбез. Идарә йөкләмәсе буенча миңа конференция делегатларын һәм кунакланын сәламләргә рөхсәт итегез», — дип билгеләп үтте Иван Егоров.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57