Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Республикасы көнендә Казанда «Мәдәният бизәкләре» фестивале үтәчәк: 30 август 10:00 сәгатьтә

Татарстан Республикасы көнендә Казанда «Мәдәният бизәкләре» фестивале үтәчәк: 30 август 10:00 сәгатьтә

admin 27.08.2018

30 август көнне «Казан» гаилә үзәге янында «Мәдәният бизәкләре» фестивале ачылу тантанасы узачак. Шушы ук мәйданчыкта Россия халыклары милли әдәбияты фестивале дә үтәчәк. Чаралар 10:00 сәгатьтә башланачак.

Кунаклар милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләренең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты белән таныша алачак.

Шулай ук биредә халык-сәнгать кәсебе эшләнмәләре, фотокүргәзмәләр тәкъдим ителәчәк.

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе аерым мәйданчыкта үз тамашасын күрсәтәчәк. Биредә Татарстан халыклары уеннарында (көянтә киеп йөгерү, капчык киеп йөгерү, удмуртча балык тоту һ.б.) катнашырга мөмкин булачак.

Концерт программасында Идел буе халыклары вәкилләре булган яшь башкаручылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Килгән кунаклар милли уен коралларында уйнау һәм Кавказ, Идел буе халыклары биюләрен башкару буенча мастер-классларда катнаша алачак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда беренче тапкыр “Хәзинә” халыкара милли традицияләр фестивале узачак
Далее: Казанда Россия халыклары милли әдәбиятын тәкъдим итәләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57