(24 февраль 2021) 25 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музыкаль пәнҗешәмбеләр» циклы кысаларында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле белән иҗади очрашу узачак.
Коллектив татар-мишәр, татар-керәшен, Пермь татарлары, рус, мари, чуаш, башкорт, мордва, удмуртларның традицион җырларын башкара. 2003 елда оештылыган коллектив репертуарын солистларның үзләре тулыландыруы игътибарга лаек: ансамбль этнографик экспедицияләр вакытында анда катнашучылар тарафыннан язылган халык җырларын башкара. Ансамбльнең миссиясе – чын халыкчан башкару манерасын һәм аутентик халык костюмын торгызу, саклау һәм актуальләштерү. Команда 2003 елда оештырылган.
Коллективның сәнгать җитәкчесе – этномузыколог, педагог, сәнгать белеме кандидаты, доцент, татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Илдус кызы Сәрварова.
Ансамбль бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, фестивальләрдә катнаша, төбәкнең алдынгы фәнни һәм методик үзәкләре, шәһәр музейлары белән хезмәттәшлек итә, мәгърифәтчелек эшен алып бара, консерваториянең башка иҗат коллективлары белән уртак проектларда катнаша.
Башлана 16.00 сәгатьтә. Керү – музей билетлары буенча.
ТР Милли музее материалы тәрҗемәсе