Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 20 ел” дип исемләнгән юбилей медале белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 20 ел” дип исемләнгән юбилей медале белән бүләкләнде

admin 26.01.2015

(26 гыйнвар) Медальне тантаналы рәвештә Мәүлид кичәсендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, шулай ук Чуашстан мөфтие тапшырды.

Татарстан мөфтие "ЧР МДН оешуга 20 ел" дип исемләнгән медальга ия булды Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чуашстан Республикасына кылган эшлекле сәфәр вакытанда “Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 20 ел” дип исемләнгән юбилей медале белән бүләкләнде. Аны, тантаналы рәвештә, Мәүлид кичәсендә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, шулай ук Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов тапшырды.

Бу күкрәк билгесе ике мөфтиятнең уңышлы хезмәттәшлеге һәм җәмгыяттә рухи кыйммәтләрне ныгыту юнәлешендә актив эшчәнлек өчен бирелде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Искәртәбез: 25 гыйнварда Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми визит белән Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтендә булды. Биредә ул данлыклы Тукай авылында мәдрәсә бинасын ачу тантанасында һәм Мәүлид бәйрәмнәрен йомгаклау кичәсендә катнашты.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57