(30 ноябрь, 2015) 4 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм Россия Федерациясе Җәмәгать палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча уртак утырышы узачак.
Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов вәкиллеге астында үтәчәк.
Утырышта патриотлык, милли һәм россиякүләм гражданлык бердәйлегенә бәйле булган яшьләрне тәрбияләү буенча актуаль сораулар каралачак.