(1 гыйнвар, 2015 ел) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Яңа 2016 нчы елга керү хөрмәтенә котлау хаты белән мөрәҗәгать итә.
«Хөрмәтле татарстанлылар!
Өйләребезгә янә яраткан Яңа ел бәйрәме керә. Гадәттәгечә, без үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә күз салабыз.
Үтеп баручы ел зур вакыйгалары һәм казанышлары белән истә калыр.
Илебез белән бергә барыбыз өчен әхлакый ориентир булып калучы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек.
Республика Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар нәтиҗәләре җәмгыять бердәмлегенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте.
Республикабызның тотрыклы үсеше, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм башка халыкара форумнарны уңышлы уздыру безгә 2019 нчы елда Эшче һөнәрләр буенча дөнья беренчелеген үткәрү хокукын яуларга булышты.
Татарстан – инновацион активлыгы һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча Россия Федерациясендә алдынгы төбәк. Киләчәк шәһәре Иннополисның тәүге объектлары сафка басты, нефть химиясендә һәм машина төзелешендә яңа производстволар эшли башлады, яңа эш урыннары булдырылды. Авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек актив үсеш күрсәтә.
Социаль сәясәтебезнең уңышлы булуын халык санының тотрыклы рәвештә үсүе дәлилли. Үтеп баручы елда 55 меңнән артык гаилә ата-ана булу бәхетен татыды.
Республикабыз яшәү өчен тагын да уңайлы, туристлар өчен кызыклы була бара.
Болар барысы да безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Мин барлык татарстанлыларга чын күңелдән рәхмәтлемен.
Милләтара һәм диннәрара тынычлык һәм татулык – безнең алыштыргысыз рухи кыйблабыз.
Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу, Болгар ислам академиясен булдыру рухи үсешкә, тарихи гаделлеккә омтылуыбызны дәлилли.
Алдагы буыннар казанышларына һәм замана тенденцияләренә таянып, без 2030нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен кабул иттек. Ул үзәккә кеше капиталын куя.
Әлеге максат белән без югары технологияле медицинаны һәм мәгарифне үстерү, торак һәм социаль-мәдәният өлкәсе объектларын төзү, яшәү мохитен камилләштерү һәм уңайлы җәмгыять урыннарын булдыру өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез. Моңа Парклар һәм скверлар елы программалары юнәлдерелгән. Киләсе елда аларга су саклау зоналары программалары да кушылачак.
Барлык башлангычларда без җәмгыятькә таянабыз. Булачак уңышларыбызның нигезе дә аңарда дип ышанам.
Кадерле дуслар!
Дөньяда булган вакыйгаларны күреп торабыз. Шуңа күрә безгә бүген бергә булу, гаиләләребездә мәхәббәт учагын саклау аеруча мөһим.
Чын күңелдән сезгә нык исәнлек, киләчәккә ышаныч, аяз күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим.
Бәйрәм белән! Яңа 2016нчы ел белән!» — диелә ТР Президенты котлавында.