Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Республикасы вәкилләре милли бердәмлек форумында катнаштылар

Татарстан Республикасы вәкилләре милли бердәмлек форумында катнаштылар

admin 26.04.2024

Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының  Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Гүзәл Шакирова, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, шулай ук «Татарстан» ВГТРК телевидениесенең мәгълүмат программалар хезмәте башлыгы урынбасары Эльмира Комарова Ханты-Мансида узган V Бөтенроссия милли бердәмлек форумында катнаштылар. Аның программасы мәгълүмат киңлегендәге сүзгә карата җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә юнәлтелгән.

Чарада илнең 35 төбәгеннән 500дән артык кеше катнаша, шул исәптән, Югра, Коми Республикасыннан, Самара һәм Архангельск өлкәләреннән дә. Алар арасында милли сәясәт өлкәсендәге җитәкчеләр һәм белгечләр, закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, милли-мәдәни берләшмәләр һәм дини оешмаларның лидерлары һәм активистлары, шулай ук Югра яшьләре дә була.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенконың форум вакытындагы сәламләвендә, чит ил дәүләтләренең Россиядә иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән милләтара конфликтлар тудыруы дәүләт милли сәясәтен даими камилләштерү кирәклеген аңлата, дип билгеләп үтелә.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57