(12 октябрь, 2017 ел) «Татарстан Республикасының чит ил студенты көне» республикакүләм студентлар иҗаты фестиваленең гаризалар кабул итү компаниясе үз эшен башлады. Фестивальнең девизы — «Күпмилләтле киләчәк».
Фестивальдә Татарстанның югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Биш номинация буенча конкурс сайлап алу булачак: вокал, бию, театр, оригиналь жанр һәм музыка. Фестивальнең оештыручылары: ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, ТР мәдәниятләр һәм аралашу үзәге.
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 22 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Положение о Дне иностранного студента 2017
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге