Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты инициативасы буенча III Татарстан халыклары Съезды өчен махсус рәвештә Татарстан Республикасының этнографик картасы эшләнелгән иде.
Этнографик карта ярдәмендә Татарстан Республикасының һәр муниципаль берәмлеге милли үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин: халык төрлелеге, җирле милли-мәдәни берләшмәләр, милли мәгариф, иҗат коллективлары һәм гыйбадәтханә объектлары.
Сылтама аша узып, үз шәһәреңне тап – шунда нинди зур күпмилләтле гаиләнең бер өлеше булып торуыңа инанырсың.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге