Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан РФ субъектларында инвестицион климат торышы рейтингында беренче урынны алды

Татарстан РФ субъектларында инвестицион климат торышы рейтингында беренче урынны алды

admin 23.06.2015

(23 июнь, 2015 ел) Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, уңайлы эшкуарлык мохитын булдыруда СИА белән бергә гамәлгә ашырыла торган “юл карталары” мөһим роль уйнады

Татарстан Республикасы 2015 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында беренче урынны алды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узучы «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итү» панель сессиясендә хәбәр итте. Сессияне оештыручы – Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов.

Искәртеп узабыз: Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингын булдыру максаты – төбәкләрдә эшлекле климатны яхшырту өчен барлык дәрәҗәдәге хакимият кабул итүче чараларның нәтиҗәлелеген билгеләү. Сынау рейтинглары 2014 елда 21 төбәктә уздырылган.

Панель сессия барышында анда катнашучылар алынган нәтиҗәләр нигезендә инвестицион климатны яхшырту өчен төбәк хакимиятләренә нинди чаралар күрергә дигән сорауга җавап эзләделәр. Дискуссиядә катнашучылар фикеренчә, эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын бәяләү буенча рейтинглар төзү башкарылучы эшнең нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый, реаль проблемаларны хәл итергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, сессия кысаларында сорауларга җавап биреп, билгеләп үткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән гамәлгә ашырыла торган “юл карталары” Татарстанның уңайлы эшкуарлык мохитен булдыруда мөһим роль уйнады. Алар эшкуарлык эшчәнлегенең төрле тармакларында административ киртәләрне киметергә юнәлгән һәм документларны рәсмиләштерү срокларын кыскартырга ярдәм итә, дип бәян итәТР Президенты матбугат хезмәте.

Моннан тыш, республикада муниципаль дәрәҗәдә уңай инвестицион климат тәэмин итү стандарты гамәлгә кертелгән. Бу муниципаль берәмлекләрдә инвесторларны җәлеп итү һәм алар белән эшләү буенча махсус структур бүлекчәләр булдырырга булышты. “Бер тәрәзә” принцибы буенча инвестицион проектларны эшләтеп җибәрүнең бердәм системасы булдырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың һәр районында технологик  кушылу буенча мөрәҗәгатьләргә бәйле документларны карау һәм килештерүнең процедур срокларын үтәү буенча оператив штаб төзелде. Республикада 2014-2016 елларга эшкуарлыкны үстерүнең “юл картасы” гамәлгә ашырыла.

«Татар-Информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57