(5 август, 2015 ел) Республиканың инновацион индексы, узган ел белән чагыштырганда, 18 проценттан артыкка үскән
Илкүләм инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр үсеше ассоциациясе төзегән Россия төбәкләренең инновацион активлыгы рейтингында Татарстан лидер дип табылган. Республика «Бик югары инновацион активлык» категориясендә икенче урынны били.
«Бик югары инновацион активлык белән рейтинг таблицасы һәм РФ субъектлары төркеме башында, алдагы еллардагы кебек үк, Мәскәү тора. Санкт-Петербург әлеге категориядән югары автивлык төркеменә күчте. Аның урынын Татарстан алды. «Иннополис» һәм «КАМАЗ» базасында пилотсыз транспорт чарасын төзү кебек алгарышлы проектлар төбәккә инновацион индексны, алдагы ел белән чагыштырганда, 18 процентка арттырырга мөмкинлек бирде», — дип билгеләп үтә рейтингны төзүчеләр.
Моннан тыш, югары инновацион активлыклы төбәкләр төркеме берьюлы өч позициягә арткан. Биредә Пермь крае, Калуга һәм Ярославль өлкәләренең уңышын билгеләп үтәргә кирәк.
Амур өлкәсе (17 пунктка түбән төшкән), Яһүд автономияле округы (14), Архангельск (13) өлкәләрен, шулай ук Ненец автономияле округы рейтингта аска тәгәрәгән.
Тикшерүдә катнашучыларның яртысыннан артыгы (РФның 44 субъекты) үзләренең былтыргы күрсәткечләрен саклап калган. Бу илнең инновацияләр өлкәсендәге тотрыклылыгы хакында сөйли.
Тикшеренүләрнең төп нәтиҗәсе инновацион активлыкның тулаем артуын күрсәткән. РФ субъектларының гомуми инновацион индексы 12 проценттан артыкка үскән, бу соңгы еллардагы иң зур күрсәткеч. Ассоциация президенты Ольга Ускова сүзләренчә, РФ субъектларының активлыгы артуны төп сәбәпләренең берсе — импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыру.
Тикшеренүләрдә Россиянең 85 субъекты катнашкан.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.