Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татарстан стратегиясе – минем стратегия!” конкурсы старт ала

“Татарстан стратегиясе – минем стратегия!” конкурсы старт ала

admin 02.03.2015
(2 март 2015) 20 нче февральдән 28 нче мартка кадәр үткәрелә торган бәйге, стратегия юнәлешләренең актуальлеге турында яшьләр фикерен ачыклау өчен, 2030 нчы елга кадәр ТР социаль-икътисади үсеше стратегиясе проекты өстендә эшләүгә, яшьләрне фикер алышуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Конкурсның беренче этабы кысаларында, 14 нче февральдә Казан федераль университеты базасында стратегиянең төп нигезләмәләрен презентацияләү буенча конференция оештырылган. Анда югары уку йортларының 100 дән артык студенты, аспирант, яшь галимнәр һәм белгечләр катнашкан.

18 нче февральдән 10 нчы мартка кадәр конкурсның икенче этабы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Татарстан Республикасының өч өстенлекле үсеш юнәлеше буенча проектлар эшләнә һәм кабул ителә: кеше капиталы, киңкүләм-территориаль үсеш һәм икътисад. Йомгаклау утырышы 14 нче мартка планлаштырылган, анда катнашучылар үз проектларын презентацияләячәк.

Проектларны тәкъдим итү нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр авторлары билгеләнә. Иң нәтиҗәле дип табылган проектлар стратегиягә кертүгә тәкъдим ителәчәк.

28 нче мартта конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак. Бәйге һәм стратегия турында тулырак мәгълүматны “Стратегия 2030” проекты сайтында белә аласыз.

Чыганак: «Татар информ» ИА

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57