Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан студентлары арасында «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Татарстан студентлары арасында «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле

admin 17.11.2022

Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан студентлары арасында «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды.

Республика бәйгесендә Гран-прига Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студенты Эльвина Фарисовалаек дип табылды. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова аңа «Татар кызы» бәйгесенең символы – күчмә калфакны тапшырды.

Беренче урында – Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты Илсөя Зәкәрова, «Хисле кыз» номинациясендә Буа ветеринария техникумы студенты Әдилә Хәйбуллина, «Ихлас кыз» номинациясендә Яшел Үзән механика көллияте студентыАлия Хәйруллина, «Ягымлы кыз» номинациясендә Казан төзелеш көллияте студенты Ләйсән Гарифуллина, «Ялкынлы кыз» номинациясендә Казан педагогия көллияте студенты Ясминә Гыйләҗева һ. б.

Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында булды. Әлеге бәйге 2013 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә ел саен уза.

Финалда «Матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла, эшләгән эшләрдә күренә» (визит карточкасы), «Белем – йозак, ачкычы – сорау» (интеллектуаль конкурс), «Милли татар киеме – айчык бизәү», иҗади конкурс, «дефиле» бәйгеләре булды.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57