Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан тарихына багышланган милли мультфильм әзерләүдә республика балалары катнашачак

Татарстан тарихына багышланган милли мультфильм әзерләүдә республика балалары катнашачак

admin 23.12.2016

(23 декабрь, 2016 ел) Татарстан районнарында яшәгән балалар бергәләп милли мультфильм төшерәчәк. Бу хакта республиканың Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясе ТАССР оешуга 100 тулуга багышланган иде. Министрлык вәкиле алдагы 3 ел дәвамында бу дата уңаеннан уздырылачак чаралар белән таныштырды.

“Республикабызның бөтен мәдәният оешмалары, иҗади берлекләре киләсе елдан башлап, юбилейга багышланган чаралар уздырачак. 2017 елда XX гасырның 20-30 елларында Татарстан автономияле Республикасы төзелү һәм үсешен чагылдырган тулы форматтагы документаль фильм чыгару планлаштырыла, 2018 елда уенлы фильм төшереләчәк”, — диде Гүзәл Шәрипова.

“Татармультфильм” студиясе белән берлектә “Татарстан гасыры” проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әлеге проект ике дәүләт телендә булачак.

“Чара республикада яшәүче балаларны анимацион сәнгатькә һәм Татарстан тарихы турында кино төшерүгә өйрәтүгә һәм аларны ватанпәрвар рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән. Һәр район балалары бу фильмның аннимацион өлешен ясаячак һәм проектның нәтиҗәсе буларак, бер зур милли мультфильм туачак”, — дип белдерде Мәдәният министры урынбасары.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57