Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан тәҗрибәсе белән «Золото тюрков» форумында бүлештеләр

Татарстан тәҗрибәсе белән «Золото тюрков» форумында бүлештеләр

admin 19.09.2018

(19 сентябрь 2018) Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров «Золото тюрков» россиякүләм яшьләр форумы катнашучыларын оешманың яшьләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды.

Яшьләр Ассамблеясе рәисе чыгыш ясаган мәйданчыкта берничә халык вәкиленең уңышлы тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Форумда катнашучылар Россия, Үзбәкстан, Әзербайҗан яшьләренең мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә алып барылучы эшчәнлекләре белән таныштылар.

Үз чынышында Тимур Кадыйров хәзерге заманда инеграция, Россия, дөнья халыкларын берләштерүче чаралар зур кызыксыну уятуы турында әйтеп үтте.

oSO3Xj5lLkQ

Форумда катнашучылар  РФ Дәүләт Думасының милләт эшләре буенча Комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов белән Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

HSh5ijq5Xfg

Илдар Гыйльметдинов үз чыгышын милләтара мөнәсәбәтләр, туган телне саклау, аз күләмле төньяк, Себер, ерак көньчыгыш халыкларына ярдәм күрсәтү, халык кәсебе һәм этнотуризм белән бәйле булган зур күләмдәге темаларны үз эченә алган комитетның эше белән таныштырудан башлады,

Исегезгә төшерәбез, «Золото тюрков» россиякүләм яшьләр форумы эшендә Россиянең 20 төбәгеннән 150 вәкил катнаша.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Йортыбыз – Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башланды
Далее: Менделеевскта яшьләр Ассамблеясенең сан буенча сигезенче вәкиллеге ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57