(19 октябрь, 2016 ел) Сарманда «Татарстан — туган йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең соңгы зона сайлап алу туры үтте. Чарада 30 дан артык аерым башкаручы һәм коллективлар чыгыш ясады. (ФОТО)
Әлеге сайлап алу турында республикабызның Минзәлә, азнакай, сарман, Мөслим, Зәй һәм Әлмәт районнарыннан килгән артистлар катнашты.
Жюри әгъзалары 4 ноябрь көнне Казанның «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта катнашу өчен иң әйбәт чыгышларны сайлап алачак.
Фестивальнең төп максаты — Татарстанда яшәүче халыкларның үзара рухи байлыгын һәм бердәмлеген ныгыту, республиканың күпмилләтле мәдәниятын саклау, үстерү һәм популярлаштыру.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге