(6 октябрь, 2017 ел) Нурлатта «Татарстан — туган йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең өченче сайлап алу туры узды. Татарстанның җиде муниципаль районыннан килгән аерым башкаручы һәм коллектив үз халыклары мәдәниятын күрсәтте. (ФОТО)
Чистай, Спасс, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Аксубай районнарыннан килгән катнашучылар барлыгы төрле жанрдагы 35 номер тәкъдим иттеләр. Сайлап алу турында барлыгы 240тан артык кеше катнашты.
Нурлат шәһәренең Халыклар Дуслыгы йорты сәхнәсендә татар, рус, керәшен, чуаш, үзбәк һәм казакъ халкы мәдәнияты күрсәтелде.
Исегезгә төшерәбез, иң әйбәт аерым башкаручылар һәм коллективлар 4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көнендә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узачак Гала-концертта катнашачак. Киләсе сайлап алу туры 10 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә узачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге