(11 октябрь, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Татарстан — туган йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең бишенче зона сайлап алу туры узды. Казан зона сайлап алу турында катнашучылардан барлыгы 60 гариза кабул ителгән иде. (ФОТО)
Казан шәһәреннән тыш Халыклар Дуслыгы йортының концертлар залы сәхнәсендә үз талантларын Биектау, Яшел Үзән, Саба, Лаеш һәм Питрәч районнарыннанк илгән аерым башкаручылар һәм коллективлар күрсәтте. Әлеге зона сайлап алу турында барлыгы 300дән артык кеше катнашты.
Бу турда катнашучылар тарафыннан Идел буе халыклары (татар, рус, чуаш, мари, керәшен һ.б.) мәдәнияте белән беррәттән Кавказ, Урта һәм Көньяк-көнчыгыш Азия илләре халыклары мәдәнияты да тәкъдим ителде.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге