(12 октябрь, 2017 ел) Лениногорскта «Татарстан – уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең бишенче зона сайлап алу туры узды. (ФОТО)
Татарстанның Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнарыннан килгән 250 катнашучы төрле милләт мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим иттеләр.
17 октябрьдә Сарманда соңгы алтынчы зона сайлап алу туры узганнан соң, гомуми нәтиҗә ясалачак. Жюри әгъзалары фестивальнең 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә узачак гала-концерты өчен иң әйбәт чыгышларны сайлап алачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге