Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Йортыбыз – Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башланды

«Йортыбыз – Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башланды

admin 17.09.2018

«Йортыбыз – Татарстан 2018» республикакүләм этномәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башлады. Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты оештыра.

афиша

Фестиваль 6 номинация буенча алып барыла: вокал, хореография, иҗади сүз, инструменталь музыка, фольклор-йола куелышы һәм «Казачий круг» иң әйбәт казакъ коллективы.

Фестивальнең зона турлары Арча, Тәтеш, Нурлат, Менделеевск, Казан, Лениногорск һәм Сарманда узачак. Сайлап алу турлары һәм анкета-гариза белән шулай ук танышырга мөмкин.

Зона турларында җиңү яулаучылар традиция буенча ел саен Казан шәһәрендә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узучы фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячаклар.

Фестивальнең максаты булып Татарстан Республикасы территориясендә гомер итүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи байлыгын ныгыту, республиканың күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру тора.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының Кукмара шәһәрендә узган күчмә утырышы (ВИДЕО)
Далее: Татарстан тәҗрибәсе белән «Золото тюрков» форумында бүлештеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57