27 гыйнвардан 13 февральгә кадәр «Гостиный двор» күргәзмәләр үзәгендә (Мәскәү шәһәре) «Уникаль Россия» II сәнгать-сәнәгать күргәзмә-форумы уза.
Татарстан «Россиянең халык сәнгать һөнәрләре» салоны өчен экспозиция тәкъдим итте. Анда салон кунаклары Татарстан Республикасының уникаль мәдәниятенә, аның тарихи үткәненә һәм борынгы һөнәр серләренә төшенә алалар.
Әлеге экспозициянең үзенчәлеге шунда: күргәзмәдә беренче тапкыр республиканың гамәли осталар әзерләү белән шөгыльләнүче барлык әйдәп баручы уку йортлары тәкъдим ителгән: Казан дәүләт мәдәният институты, Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы.
Шулай ук Татарстанның легендар брендлары: Алексеевск нәфис туку фабрикасы, Сахтиан, Президент, Бану бюросы; танылган осталар: ювелир Р.А. Мөхәммәтшин, музыка уен кораллары ясау осталары Д.Г. Вилданов, Ф.Х. Ханбеков, декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Р.Х. Әхмәтов һ.б. үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр
Форум программасы кысаларында 5 февральдә «Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре каталогы» бүләк басмасына презентация ясалачак.
Белешмә:
2022 ел Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. «Уникаль Россия» күргәзмә-форумы Россия регионнарының матурлыгын һәм байлыгын чагылдыра, илебезнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тоташтыра. Күргәзмәнең үзенчәлеге – аның көчле тарихи өлеше. «Уникаль Россия» II күргәзмә-форумы быел Россия дәүләтчелегенең 1160 еллыгына, император Петр Iнең 350 еллыгына, СССРның 100 еллыгына, Төньяк диңгез юлының 90 еллыгына, Мәскәү шәһәренә нигез салынуның 875 еллыгына багышлана. «Уникаль Россия» кысаларында шулай ук 1882 елда Мәскәүдә Бөтенроссия сәнгать-сәнәгать күргәзмәсенең 140 еллыгына багышланган проект тәкъдим ителәчәк.
«Уникаль Россия» – ул мәйданы 10 000 кв.м булган бер күргәзмә эчендәге 20дән артык күргәзмә һәм арт-проект, Россия Федерациясенең 53 төбәге, 1200 дән артык катнашучы, 4 иҗат берлегеннән һәм 3 ассоциациядән 1500 рәссам, 23 000 кунак, 35 эшлекле һәм мәдәни чара, 37 дизайнерлар кием коллекцияләре показы.