(17 февраль 2021) Татарстан Республикасы үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе хисап-сайлау җыелышы үткәрде. Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр белән бәйле рәвештә, утырыш ZOOM мәйданчыгында онлайн-форматта узды.
ТР үзбәкләр автономиясе рәисе Абдуманоб Абдусатаров 2018-2020 елларда автономия башкарган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады. Ул «Үзбәкстан чибәре» матурлык һәм талант конкурсы, төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» бәйрәме, Үзбәкстан Конституциясе көненә багышланган концерт программасы кебек зур чаралар, республика фестивальләре һәм бәйгеләре турында сөйләде, милли-мәдәни автономиянең хәйрия эшчәнлеге турында әйтеп үтте.
Конференциянең икенче яртысында автономия рәисен сайлау мәсьәләсе каралды. Вазыйфага бертавыштан Абдуманоб Абдусатаров сайланды. Тавыш бирүдә җәмгыятьнең 42 әгъзасы катнашты.
Ревизия комиссиясенә Тургунали Нурдинов, Боходир Рөстәмхуҗев һәм Шукрулло Наримибаев сайланды.
Искәртеп узабыз, ТР үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе 1998 елдан бирле эшли.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге