Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан вәкилләре «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» II Бөтенроссия конференциясе эшендә катнаша

Татарстан вәкилләре «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» II Бөтенроссия конференциясе эшендә катнаша

admin 18.03.2021

(18 март 2021) Мәскәүдә «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» II Бөтенроссия конференциясе уза. Конференция эшендә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты вәкилләре катнаша.

WhatsApp Image 2021-03-18 at 10.10.43

Конференция — «ЭтНик:ПроДвижение» Бөтенроссия программасының, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикаларның III Бөтенроссия конкурсы һәм «Ресурс мохите» проектының йомгаклау чарасы. Чараны оештыручылар — Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет ярдәме белән Россия халыклары Ассамблеясе, РФ Иҗтимагый палатасы һәм Гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән РФ Президенты грантыннан файдаланып милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге ресурс үзәге.

WhatsApp Image 2021-03-18 at 10.19.09

Татарстаннан делегация составында — ТР халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Совет башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, ТР башкортларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Гали Хәсәнов, ТР халыклары Ассамблеясенең Лениногорск районындагы вәкиллеге җитәкчесе Наилә Чубатова һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының этномәдәни эшчәнлек бүлеге мөдире Любовь Тукаева, шулай ук «Байга» проекты җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин.

WhatsApp Image 2021-03-18 at 10.06.36

«Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» II Бөтенроссия конференциясе программасында тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашу, этномәдәни секторның яңа инициативалары һәм тенденцияләре, шулай ук уңышлы проектларны булдыру һәм алга этәрү өчен ресурс мөмкинлекләре турында фикер алышу планлаштырылган.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57