Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан ветераннарына – Белоруссия бүләге

Татарстан ветераннарына – Белоруссия бүләге

admin 27.11.2014

Татарстан халыкларының Дуслык Йортында Казан шәһәре ветераннар Советының күчмә утырышы булды. Әлеге тантанада Казан шәһәрендә яшәүче 21 ветеранга “Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгы“ дигән медаль тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 3 июлендә Белоруссия Республикасы үзенең бәйсезлек көнен һәм фашист илбасарларыннан азат итүгә 70 ел тулуны дөньякүләм дәрәҗәдә билгеләп үтте.

MG_5212-150x150

Белоруссияне азат итүдә меңләгән совет сугышчылары катнаша, күпләр шунда башларын сала. Бу вакыттан бирле инде 7 дистә ел үтсә дә, әлеге ил хөкүмәте һәм халык тыныч тормыш бүләк итүчеләрне онытмый. Бәйсезлек яулаган кешеләр алдында алар үзләрен бурычлы итеп тоя. Шул уңайдан Белоруссия Президенты Александр Лукашенко “Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгы“ дигән медаль булдыру турында Указ чыгара һәм 3 июль Республикада иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Бәйсезлек көне дип игълан ителә.

MG_5238

Әлеге фронтта аяусыз көрәшкән ветеран якташларыбыз арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та бар. Әлеге тантанада Белоруссия бүләге беренчеләрдән булып аңа тапшырылды. Юбилей медальләрен һәм солдат хаты формасында эшләнгән, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко имзасы куелган котлау хатын тапшыру тантанасында Белоруссиянең Россиядәге илчелек вәкилләре, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан халыклары Ассамблеясы җитәкчеләре, ветеран оешмалары рәисләре катнашты.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57