(26 октябрь, 2015 ел) Мәскәүдә, “Арбат” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Татарстан якташлары” төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышы узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Очрашуда шулай ук “Татарстан якташлары” советы әгъзалары – академик, танылган кардиохирург Ренат Акчурин, Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Россиянең атказанган артисты Борис Львович, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, генерал-полковник Валерий Баранов, генерал-лейтенант Юрий Демидов һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.
“Татарстан якашлары” төбәк иҗтимагый оешмасы теркәлү һәм структурасы турында оешма рәисенең беренче урынбасары Фоат Солтанов, комитетлары турында икенче урынбасар Фарис Харисов чыгыш ясады.
“Татарстан якташлары” оешмасында мәгариф, сәламәтлек саклау һәм фән; яшьләр белән эшләү һәм спортны үстерү; иҗтимагый һәм дини оешмалар белән элемтә; мәдәният һәм СМИ; икътисад һәм эшмәкәрлек; ветераннар эшләре һәм патриотик тәрбия комитетлары булдырылган.
“Татарстан якташлары” оешмасы Татарстанның һәм татар халкының тарихына, бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаганнарны берләштерү, аларны Мәскәүдә иҗтимагый тормышка җәлеп итү максаты белән оештырылган. Аның составына Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы профессиональ кызыксынулар клублары әгъзалары керә.
Мәдәният һәм сәнгать эшлекләре клуб әгъзалары”Татарстан якташлары” советы утырышыннан соң концерт оештырды, анда 600 дән артык тамашачы булды.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды