Татарстан Республикасында «Мәдәният» милли проектының гамәлгә ашырылуы 2024 елда дәвам итә. Агымдагы елның II кварталында Татарстан Республикасында 10 000нән артык мәдәният волонтеры исәпләнә.
«Мәдәният волонтерлары» программасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» Федераль проекты кысаларында эшләнелде.
Программа Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасын саклау өлкәсендә ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итүгә, шул исәптән кече шәһәрләрнең тарихи йөзен саклау буенча эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Мәдәният волонтерларының эшчәнлек спектры бик киң — алар иҗади проектларны тормышка ашыра, профессиональ реставраторларга тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу эшендә ярдәм итә, чаралар үткәрә, спектакльләрдә уйный, шулай ук республика, бөтенроссия, федераль һәм халыкара мәдәни чараларда катнаша ала.
Татарстан Республикасы Мәдәният волонтерлары командасына https://clck.ru/sDCRZ сылтама буенча «Добро.РУ» сайтында теркәлү узып кушылырга мөмкин.
ДОБРО.РФ — Россиядә иң зур мәйданчык. Монда волонтерлар ярдәм итү өчен мөмкинлекләр, ә оештыручылар — ярдәм итәргә теләүчеләр таба ала. Волонтерлар табу яки волонтер булу өчен https://dobro.ru/ сайтына рәхим итегез!
ТХДЙның мәгълүмат үзәге,
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде