(20 июнь, 2017 ел) Татарстанның Әлки районында I Республикакүләм «Әйлән-бәйлән» Татарстан халыклары милли уеннары фестивале узачак. Фестивальдә республикадан 15 балалар коллективы катнашыр дип көтелә. Шулай ук Төмәннән дә кунаклар-катнашучылар киләчәк.
Фестиваль балалар традицион халык уеннарын популярларштыруга, халык уеннарын өйрәнү аша балаларны үз һәм Татарстанда яшәүче башка милләтләр мәдәниятына җәлеп итүгә, сабыйларда уен күнекмәләрен арттыруга, коллективлар арасында тәҗрибә белән уртаклашуга юнәлдерелгән.
27 июнь көнне балалар өчен махсус программа оештырыла. Фестиваль ачылышыннан соң «Сабантуй» мәйданында коллективларның чыгышын җайга салу максатыннан жирәбә узачак. Соңыннан командаларны тәкъдим итү буенча «Уен мозаикасы» уза, ә кич белән катнашучыларны «Этнотека» һәм коллективлар җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл көтә.
Фестивальнең икенче көне 28 июньдә оештыручылар өстәл уеннары буенча квест-программа, «Ашык» һәм «Сикертмәч» турнирлары үткәрәчәк. Балалар төрле милли уеннар белән танышачак һәм аларның кагыйдәләрен үзләштерәчәк.
Фестиваль коллективларны бүләкләү һәм уртак Дуслык әйлән-бәләне белән тәмамланачак.
Чара Республикакүләм традицион мәдәниятны үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. ТР Мәдәният министрлыгы һәм Әлки районы башкарма комитеты әлеге проектны хуплаган.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге