Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре башланып китте

Татарстанда Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре башланып китте

admin 23.10.2019

(23 октябрь 2019) Башкортостан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан Татарстанда оештырылучы Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында башланып китте.

 

афиша_26-10

Бәйрәм чаралары Дуслык йортында 26 октябрьгә кадәр узачак. Мисалга, теләге булган һәркем курайда уйнау, башкорт биюе, җыры һәм фольклоры буенча мастер-классларда катнаша алачак.

25 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә тамаша залында башкорт һәм татар рәссамнарының Башкортостанга багышланган эшләре күргәзмәсе ачылачак. Шулай ук конференция залында «Бабич» фильмы күрсәтеләчәк.

26 октябрь көнне Дуслык йортының беренче һәм дүртенче катының холлында БР Милли музее эшләре, декоратив-гамәли сәнгате эшләре, музыка уен кораллары, БР инновацион мәктәпләре һәм югары уку йортларының реклама-презентация материаллары һәм китап продукциясе күргәзмәсе үтәчәк. Шушы ук көнне Татарстан һәм Башкортостанның рәсми вәкилләре белән Татарстан башкорт җәмәгатьчлеге очрашуы үтәчәк, «Послы родного языка» проекты тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм чаралары 26 октябрь көнне Башкортостанның иҗат осталары һәм Татарстанның фольклор коллективлары катнашындагы концерт программасы белән төгәлләнәчәк.

Тулырак мәгълүмат АФИШАДА.

Продолжить чтение

Назад: «Күпмилләтле Казан — Бию» фестиваленә гаризалар кабул ителә
Далее: «Дуслык һәм татулык дәресләре» Казан мәктәпләре укучыларын Дуслык йортына җыйды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57