(15 июль 2021) Күренекле шагыйрь Гавриил Державинның туган көнендә Татарстанда бәйрәм чаралары циклы узды. Аларда ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре актив катнашты.
Нәкъ 278 ел элек күренекле рус шагыйре Гавриил Романович Державин туган. Ул XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы рус шигъриятенә зур өлеш кертә.
Бөтенроссия Державин шигърият фестивале Казанда Г.Р. Державин һәйкәле янында чәчәкләр салудан башланды. Тантанада Татарстан Республикасы җитәкчеләре, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, укытучылар һәм фестиваль кунаклары катнашты.
Традиция буенча шигърият фестивале Лаеш районында дәвам итте. Фестиваль кунаклары Лаеш районының Державин урыннары буйлап экскурсиядә һәм Г.Р. Державин исемендәге музей буенча «Минем беренче көннәрем бишеге!» театральләшкән күргәзмәдә катнаша алды. Чараның программасы шулай ук «Вакыт елгасы – Г.Р. Державин тормышы» экспозициясен һәм Лаеш шәһәренең Сугышчан Дан музеен үз эченә алды. Г.Державин исемендәге үзәк мәйданда шагыйрь туган көненә багышланган шигърият бәйрәме узды.
Гадәттәгечә, чарада ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская катнашты.
Бөтенроссия Державин шигърият бәйрәме вакытында тантаналы рәвештә Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе тапшырылды.
Шигърият фестивалендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Васильев һәм Регина Вәлиева, Халыкара конкурслар лауреаты Любовь Добрынина, Шаляпин стипендиясе лауреаты Дмитрий Басов, Яшь тамашачылар театры актерлары: халык артистлары Михаил Меркушин һәм Нина Калаганова, атказанган артистлар Дмитрий Язов һәм Гүзәл Шакирҗанова, шулай ук Лаеш районы үзешчән артистлары катнашты.
Фестивальне оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге