(20 август 2020) Бөтенроссия халык санын алу Татарстан территориясендә 2021 елның апрель аенда үтәчәк. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«ТР Министрлар кабинеты карары: Татарстан Республикасы территориясендә Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елның 1 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр үткәрергә», — дип әйтелә документта.
Районнардагы җирле үзидарә органнарына 2020 елда һәм 2021 елның беренче яртыеллыгында административ-территориаль берәмлекләрне үзгәртмәскә һәм географик объектларның исемнәрен алыштырмаска киңәш ителә.