25 апрельдә күренекле педагог-мәгърифәтче Иван Яковлевич Яковлевның тууына 176 ел тула. Нәкъ менә шушы дата 1992 елда Чувашия Республикасы Югары Советы Президиумы карары белән Чуваш теле көне итеп булдырылды. Алдагы атнада «Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни автономиясе» ТИО җирле бүлекчәләре Татарстан Республикасы районнары мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре белән берлектә шушы көнгә багышланган мәдәни-агарту чараларын үткәрәчәк.
— 23 апрельдә 19:00 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең «Мирас» мәдәният йортында Чувашиянең халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты В. В. Христофоровның концерты (6+);
— 24 апрельдә 11.00 сәгатьтә халыклар Дуслыгы йортында Чуваш яшьләре лидерлары форумы, шул ук көнне кич белән 17:00 сәгатьтә бәйрәм концерты (6+);
— 24 апрельдә 13.00 сәгатьтә республиканың Чуваш этно-мәдәни компоненты булган барлык мәктәпләрдә «Всечувашский диктант» дигән белем бирү акциясе;
— 24 апрельдә 19:00 сәгатьтә Базарлы Матак авылының Район мәдәният йортында Чувашиянең халык артисты Е.В. Иовлева җитәкчелегендә чуваш эстрадасы артистларының концерты (12+);
— 25 апрельдә 9:00 сәгатьтә Яңа Ильмово авылы мәктәбендә укучыларның «Афанасьевские чтения» полилингваль конференциясе;
— 25 апрельдә 10:00 сәгатьтә Тәтеш районының Кошки-Яңа Тимбай авылында педагог-мәгърифәтче И. Я. Яковлев туган йортына чәчәкләр салу;
— 25 апрельдә 12:00 сәгатьтә Буа шәһәрендә (Ленин урамы, 51а йорты) педагог-мәгърифәтче И. Я. Яковлев һәйкәлен ачу тантанасы;
— 25 апрельдә 12:00 сәгатьтә Норлат шәһәренең халыклар Дуслыгы йортында «Көмеш тавыш» балалар фестиваль-конкурсы һәм чуваш хореография коллективларының «Чăваш ташши» фестиваль-конкурсы (0+);
— 25 апрельдә 16:00 сәгатьтә Алабуга шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге китапханәдә Чуваш теле көненә багышланган «Нарспи» якташлыгы очрашуы (0+);
— 26 апрельдә 18:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең «Родник» халыклар Дуслыгы йортында Чуваш теле һәм мәдәнияте көне кысаларында «Ялан янра чăваш сăмах» балалар укучылар конкурсы (6+);
— 26 апрельдә 19:00 сәгатьтә Норлат шәһәренең дәүләт мәдәният йортында Чувашиянең халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты В. В. Христофоровның концерты (6+);
— 27 апреля в 17:00 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең «Мирас» мәдәният йортында «Тамаша» «Пуçана-тăк, пуçана!» халык театры спектакле (6+).
Теләге булган һәркем чакырулы.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге.