Казанда XIV «Дөнья энҗесе — 2023» Халыкара матурлык һәм талант конкурсы уза. Анда дөньяның 15 иленнән 36 гариза килгән. Катнашучылар арасында – Татарстан башкаласында белем алучы чит ил студентлары.
«Дөнья энҗесе» конкурсы алты этаптан тора. Беренче этапта катнашучылардан гаризалар кабул ителде. Нәтиҗәләр буенча оештыру комитеты финалга 14 кызны сайлап алды. Шунысы кызык, өч кыз милли-мәдәни берләшмәләр (Казахстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан) эчендә узган матурлык конкурслары нәтиҗәләре буенча билгеләнде.
«Ватан, мәхәббәт, дөнья» мелодекламация лабораториясе кысаларында кызлар өчен ораторлык осталыгы, вокал, сыгылмалылык һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырылачак. Конкурсның әлеге этабы финалы 13 май көнне 13:30 сәгатьтә «Мега» сәүдә үзәгендә үтәчәк. Кызлар туган телләрендә әдәби әсәрдән өзекләрне сөйләячәк.
Моннан тыш, финалда катнашучылар өчен дөнья халыклары бизәкләрен тукымага төшерү буенча мастер-класс узачак. Шәхесне ачу буенча «Яңа биеклек» тренинг программасы кысаларында халык алдында чыгыш ясау, аралашу һәм әңгәмә алып бару этикасы, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырылачак.
Конкурсның финал өлешенә әзерләнү барышында кызларны милли киемнәр киеп фотога төшү дә көтә.
XIV «Дөнья энҗесе — 2023» Халыкара матурлык һәм талант конкурсы финалы 6 июнь көнне 17:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтәчәк. Кызлар видеовизитка, иҗади номер белән чыгыш ясаячак, дефиле һәм интеллектуаль конкурса катнашачак. Финалга узга һәр кыз чараның спонсорларыннан бүләкләр алачак.