(5 октябрь, 2015 ел) Бүген Казанда “Халыклар дуслыгы – Татарстанның байлыгы” III республика яшьләр форумы ачылышында билгеле булды. “Дружба народов” КВН командасы оештырылу турында шунда билгеле булды.
Әлеге форумда 150 милли-мәдәни автономияләр, диаспорлар, студентларның халыкара дуслык клублары вәкилләре катнашачак.
Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов форум ачылышында болай дип сөйләде:
“Без балачактан күп милләтле мөһиткә, төрле мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең төсләренә күмелеп яшибез. Нәтиҗәдә без иң бай кешеләр булып саналабыз, без үз өстебездә эшли алабыз. Шуңа күрә төп бурычыбыз – Татарстанның иң мөһим кыйммәтен һәм милкен саклап калу – халыклар арасындагы дуслыкны, уртак йортыбыздагы тынычлыкны һәм динараны!”.
Өч көн буе яшь лидерлар өчен Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы белгечләре, илнең төрле почмакларыннан килгән тренерлар мастер-класслар үткәрәчәкләр. Катнашучылар белән этик журналистика турында сөйләшәчәкләр, милләтара сферада низаг тудырмау күнекмәләренә өйрәтәчәкләр.
Форум кысаларында этно-дини оешмалар катнашында экстремизм профилактикасы һәм яшьләр арасындагы тынычлыкның нигезләрен ныгыту сораулары буенча түгәрәк өстәлләр узачак. Форумда “Дружба народов” республика КВН командасын булдыру өстендә эшли башлаячаклар.
Мүгълүмат http://nazaccent.ru сайтыннан алынды