(29 сентябрь 2020) Проект 80-90 елларда популяр булган татар артистларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Геройның иҗаты, язмышы, тормыш юлы турындагы хикәяләр ярдәмендә әлеге проект татар халкының мәдәниятен ачачак.
Проект үз эченә түгәрәк өстәл артында параллель аралашу, видеосюжетлар куллану һәм концертны ала. Тамашага геройның коллегалары чакырулы булачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Дуслар җыелган жирдә» проекты тамашачылар өчен дә, геройның үзе өчен дә көтелмәгән мизгелләргә бай булачак. Проектның концерт өлешен Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты коллективлары бизәячәк.
Проект 2020 елның 19 ноябрендә старт ала, билетлар сатуда. Проектның анонсы һәм Геройлары турында мәгълүмат тиздән биреләчәк. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге