(12 ноябрь, 2015 ел) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшлекле төркем утырышы булып узды. Чарада дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруга багышланган дәүләт программалары турында сүз барды. Төгәлрәк әйтсәк, 2015 елда бу өлкәдә уздырылган чараларга якынча йомгак ясалды.
Чара Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә барды. Аның фикеренчә, Татарстанда дини һәм дөньяви оешмалар бер прәшкәдә эшли. Республиканың төрле министрлык, ведомство вәкилләре үз чыгышларында да 2014-2020 елларда дәүләт милли сәясәтенең тормышка ашырылуы, 2014-2016 елларда татар халкының милли үзенчәлеген саклап калуга бәйле дәүләт программаларына кагылды.
Дәүләт программаларын тормышка ашыру юнәлешендә проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, техник биремнәр һәм башка документларны тутырганда, хаталар җибәрү, ведомствоара килешүләрне вакытында төземәү, конкурс чараларын уздыру процедураларының тәртибен саклау – шундыйлардан. Финанслар җитмәү белән бәйле проблемалар да аз түгел.
Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, 2015 ел дәвамында әлеге оешма программа буенча 42 чара уздырган. Алар арасында Бөтенроссия гаиләләре слеты, дин эшлекләре Бөтенроссия форумы, татар эшмәкәрләре җыеннары бар. Конгресс ярдәме белән Россия төбәкләрендә һәм Татарстаннан читтә яшәүче 300 яшь кеше төрле вузларга укырга кергән. Тик Бөтендөнья татар конгрессының эшләнгән эшләре шактый булуга карамастан, башкарылмаганнары да бар икән. Мәсәлән, быел Пермь краенда узарга тиешле Бөтенроссия ат чабышлары бөтенләй дә үткәрелмәгән. Данис Шакиров белдергәнчә, моңа төбәк бюджетыннан акча бүленеп бирелмәве сәбәпче булган. Шуңа күрә ярышларны үткәрүне киләсе елга калдырганнар. 2016 елда Бөтенроссия ат чабышлары илкүләмендә уздырыла торган авыл Сабантуенда узарга тиеш.
Әгәр Татарстан катнашындагы чара республикадан читтә уздырыла икән, бу очракта бердәм итеп эшләргә кирәк. Төбәкләрдәге Татарстан вәкиллеге белән кулга-кул тотынышып эшләү мөһимлеген истән чыгармагыз, – дип киңәш бирде моңаВасил Шәйхразиев.
Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә тукталды. Республика хакимияте тарафыннан мондый оешмалар өчен махсус грантлар булдырылган. Казан шәһәре бу юнәлештә актив эшләсә дә, районнарны алай ук дип әйтеп булмый. Муниципаль берәмлекләрнең күбесе грантлар конкурсында катнашмый икән. Премьер-министр урынбасары билгеләвенчә, дини оешмалар бигрәк тә сүлпән. Быел конкурска 165 гариза биргәннәр, тик әлеге күрсәткеч, башка еллар белән чагыштырганда, азрак. Шуңа күрә җирле хакимиятләр дә бу өлкәдә активлык күрсәтергә тиеш.
Ә менә Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясының мактанырлык эшләре шактый. “Безнең төп максат – республикада төрле милләтләрнең үсешен тәэмин итү”, – диде чыгышында Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров. Шул сәбәпле, төрле милләттән, төрле диндә булган яшьләр арасында кызыклы чаралар оештырыла. Татарстанга укырга килгән студентларның күпчелеге Татарстан тарихы, бездә яшәүче милләтләрнең мәдәнияте белән таныш түгел. Шуңа күрә алар өчен махсус “Чит ил студенты көне” үткәрелә.
“2014-2020 елларга Татарстанда милли дәүләт сәясәтен тормышка ашыру” программасы буенча ел ахырына кадәр 27,97 миллион сумны үзләштерергә кирәк. Ә “2014-2020 елларга Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасында министрлыкларга бүлеп бирелгән финанс чыгымнарның 27,9 проценты, ягъни 51,4 миллион сум, гомумән, үзләштерелмәгән. “2014-2016 елларга татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу” дәүләт программасы буенча 4,73 миллион сум үзләштерелергә тиеш. Әлбәттә, санап үтелгән программалар буенча шушы суммалар 2015 ел ахырына кадәр бүленеп биргән.
Шунысын да әйтеп узу мөһим: милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча утырышның Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узуы юкка түгел. Нәкъ менә бу оешма – республикада яшәүче төрле халыкларның бердәмлек йорты булып тора. Моны үз чыгышында Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та ассызыклап узды.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды