Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда этник компонентлы кием дизайнерлары фестивале узачак

Татарстанда этник компонентлы кием дизайнерлары фестивале узачак

admin 11.08.2021

(11 август 2021) 2021 елның 28-30 августында Татарстанда этник компонентлы заманча кием тудыручы яшь дизайнерлар фестивале узачак.

Проектның максаты — Россия халыкларының этник элементлары кергән заманча кием-салым тамашасын оештыру аша яшьләр арасында Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белемнәрен актуальләштерү өчен мәйданчык булдыру.

Фестивальдә 18-35 яшьлек катнашучылар җыелачак Катнашу өчен мәҗбүри шарт — этник компонентлы коллекция яки коллекция эскизлары булуы. Чара кысаларында Россиянең бу юнәлештәге әйдәп баручы дизайнерлары эшләрен тәкъдим итү һәм мастер-класслар, продукцияне сатуга чыгару, потенциаль кулланучылар белән эшләү буенча воркшоплар планлаштырылган.

Уку нәтиҗәләре буенча жюри каршында иң яхшы проектларны яклау оештырылачак. Иң яхшы товарлар Республика көнендә шәһәрнең үзәк мәйданчыкларының берсе булган Экомаркетта тәкъдим ителәчәк. Проектның партнерлары: Росмолодежь, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Evolution» креатив агентлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Гаризалар 2021 елның 15 августына кадәр сылтама буенча кабул ителә.

Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе» республика яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештыра.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57