Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда фин-угыр халыклары иҗаты фестивале үтте

Татарстанда фин-угыр халыклары иҗаты фестивале үтте

admin 15.11.2015

(15 ноябрь, 2015 ел) Яр Чаллыда “Мы ветви древа одного” Татарстан Республикасының фин-угыр халыклары иҗаты фестиваленең гала-концерты үтте.

“Мы ветви древа одного” фестиваленең идеясе “Чишмә” халыклар Дуслык Йортында барлыкка килгән, фестивальнең актив катнашучысы һәм чын этәргече – Яр Чаллының удмурт общинасы һәм “Зардон” удмурт халкы ансамбле җитәкчесе Валентина Билык. Быел фестиваль яңартылган форматта узды.

dWAx0N5d4Ek-1024x768

Концерт өч бүлектән торды: удмурт, мордва һәм мари. Чарада Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Минзәлә, Кукмара районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәреннән килгән халык ансамбльләре катнашты.

Үз халкының Телен, мәдәниятын, фольклорын саклау, үстерү һәм популярлаштыру теләген һәр халык ансамбленең чыгышыннан сизәргә мөмкин иде. Сәхнәдә бер-бер артлы матур костюмнар, күңелле биюләр, җырлар алмашынып торды.

Шулай ук тамашачылар фин-угыр халыкларының музыкаль гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күзәттеләр. Катнашучыларның костюмнары үзләренең чын, кул белән эшләнгәнлекләре белән шаккатырдылар. Тамашачы 18 нче гасырга кадәрге булган тарихи бизәкләрне күрә алды.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов фестивальнең масштабын үзгәртеп, аны төбәкара итәргә кирәк дип белдерде.

sWKecxVmCw4-1024x768

Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров әлеге фестиваль ел саен оештырылсын дигән теләктә булуын әйтте.

“Бу бәйрәм бөтен халыкларны берләштерә. Гомумән алганда, Яр Чаллыда фин-угыр халыкларының барлык вәкилләре дә яши: удмуртлар – 2000, мордвалар – 2000, марилар – 3500 кеше. Нәкъ менә шуның өчен фестивальне әлеге шәһәрдә үткәрергә дигән карар кабул ителде. Барыгыз да әйбәт чыгыш ясадыгыз. Үргәк алырлык ансабльләр арагызда күп”.

Гала-концерт тәмамланганнан соң “Энергетик” мәдәният йорты әле озак вакыт бию итекләре тавышы һәм фин-угыр халыклары җырларыннан тынмады.

Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57