Төп чаралар 20-21 майда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.Ш. Хөснуллин, Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, республика җитәкчелеге, ил мөселманнарының төп Диния нәзарәте рәисләре, «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитында катнашучылар һәм илнең күп төбәкләреннән килгән татар дин әһелләренең XIII Бөтенроссия форумының меңнән артык делегаты катнашында узды. Федераль масштабтагы тантана ислам илләреннән килгән дәрәҗәле чит ил кунакларының күп булуы аркасында халыкара дәрәҗәгә әйләнде.
20 майда Казан Ратушасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы узды (рәисе — Р.Н.Миңнеханов). Утырышның төп темасы – «Этнокультура күптөрлелеген, милләтара һәм диниара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе». Катнашучылар мәдәниятара аралашуны һәм икътисади хезмәттәшлекне дәвам итүдә мөселман илләренең аерым ролен билгеләп үттеләр. Шул ук көнне Казансу елгасы ярында, шәһәрнең үзәк өлеше янында Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше хөрмәтенә истәлекле таш кую тантанасы да узды.
21 майда борынгы Болгар шәһәре территориясендә традицион «Изге Болгар җыены» узды. Иртәнге сәгатьләрдә Болгар ислам академиясендә ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары О.С. Ярилова катнашында Болгар ислам академиясендә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган махсус почта маркасын чыгару тантанасы узды.
Төп тантананы уздыру урыны итеп Болгар шәһәрендәге «Ислам динен кабул итү» Истәлек билгесе каршындагы мәйдан сайланган иде. Чарада 20 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән мөселман җәмгыятьләре, Россиянең күпчелек төбәкләреннән татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләре. Катнашучыларга Идел буе Болгарына Ислам Юлы һәм мең ел элек Багдад хәлифенең илчесе Әхмәд Ибн Фадлан узган юл турында сөйләүче театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Тантанада катнашучылар шулай ук традицион уртак намаз укыдылар, татар-мөселманнарның борынгы лиро-эпик әсәре булган мөнәҗәтләр ишеттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында ассызыклаганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Үз чыгышында ул, «Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге борынгы бабаларыбыз 922 елда бай тарихлы Болгар җирендә мәртәбәле кунаклар – Багдад хәлифе әл-Моктәдир илчелеге катнашкан зур җыенда исламны дәүләт дине буларак кабул иткән. Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләре бергә үрелгән күпмилләтле Россия цивилизациясенә бәрәкәтле йогынты ясаган бу мөһим вакыйга гаять киң Идел-Урал төбәгенең киләчәктәге үсеш юлларын билгеләде», дип сөйләде.
19-21 май көннәрендә Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Казан Кремле янында һәм Болгарда Ак мәчет янында матур ут тамашасы узды. Махсус дөньяви тамаша үзендә ислам дөньясына илтә торган яктылык идеяләрен гәүдәләндерде. Биредә Әхмәд Ибн Фадланның тарихи язмалары, традицион татар шамаилләре, ярымай һәм изге китапка, яктылык һәм белем чыганагына сылтамалар чагылдырылган иде.
Моннан тыш, бу көннәрдә Казанда һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 1100 еллык юбилеена багышланган йөздән артык мәдәни чара узды. Шулай итеп, биш көн дәвамында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында композитор Эльмира Низамовның «Кара пулат» операсы күрсәтелде. 19 май көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXXV Халыкара классик балет фестивале кысаларында Резедә Ахиярованың «Алтын Урда» спектакле күрсәтелде. 13-18 май көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Әстерхан, Волгоград һәм Самара шәһәрләрендә «Болгар эзләреннән» дигән концерт программасы белән чыгыш ясады. Казан Кремлендә 1100 еллык юбилеена багышланган «Ислам реликвиясе» күргәзмәсе ачылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда безнең тарихның Болгар чорын чагылдыручы берничә музей-тыюлык эшли: бу Болгар гына түгел, ә бай археологик хәзинәсе булган Алабуга, Биләр, Чистай, Иске Казан музей-тыюлыклары да. Юбилей елы бу урыннарны барып күрү өчен бер дигән мөмкинлек.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге