Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда Идел буе һәм Урал халыкларының Бөтенроссия театр фестивале узачак

Татарстанда Идел буе һәм Урал халыкларының Бөтенроссия театр фестивале узачак

admin 10.03.2017

(10 март, 2017 ел) Идел буе һәм Урал халыкларының Бөтенроссия театр фестивалендә Казахстан, Калмык, Коми, Удмуртия, Мари Эл, Башкортостан һәм Татарстан Республикалары, Ульяновск өлкәсенең әйдәп баручы театрлары катнашачак. Иҗади көрәш 12 мартта башлана һәм ике атна дәвамында барачак.

284abb2acff9fb10e3d31009f15c8be7_L

Бу вакыт аралыгында Буа шәһәре халкы һәм кунаклары 1 балалар, 4 курчак һәм 13 драма спектакле тамашачысы була алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Форумда катнашучыларны быел үзенең 100 еллыгын билгеләүче Буа дәүләт татар драма театры кабул итәчәк. Юбилей уңаеннан Буа шәһәрендә төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе – «Идел — Урал — Буа — диалог киңлекләре» («Идель — Урал — Буа — Пространство диалога») фестивале. Әлеге чара кысаларында иҗади кичәләр, илнең әйдәп баручы театр критиклары катнашында спектакльләр турында фикер алышу планлаштырыла.

s027

Татарстан халыклары дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57