«Татарстан» ДТРК Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты булышлыгы белән Идел буе халыклары телләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында «Туган сүз» фильмнары циклын башлап җибәрә.
Фильмнар «Россия 24. Татарстан» телеканалында чыгачак. Һәр фильм «Туган сүз» исемеле, ләкин һәрберсе туган телгә тәрҗемәдә.
Беренче фильм – «Анай кыл», ул удмурт теленә багышланган һәм 23 ноябрьдә 21:00 сәгатьтә эфирга чыгачак.
25 ноябрьдә шулай ук 21:00 сәгатьтә мордва теле турында «Шачем кяль» фильмы күрсәтеләчәк.
Киләсе атнада чуваш һәм мари телләре турында «Тăван чĕлхе» һәм «Шочмо йылме» фильмнарын күрергә мөмкин булачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге