Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Идел буе халыкларының традицион киемнәре аутентик коллекциясен булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. (ФОТО)
Бу — Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында тормышка ашырыла торган яңа проект. Ул Татарстан территориясендә яшәүче Идел буе халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Проектны тормышка ашыру буенча фикер алышу барышында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 7 халыкның, субэтник үзенчәлекләрне исәпкә алып, XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы традицион бәйрәм киемнәре коллекциясен булдыру турында карар кабул ителде. Бу халыклар — татар, рус, башкорт, мари, мордва, удмурт, чуваш. Моның өчен эш төркеменә компетентлы консультантлар-этнографларны җәлеп итү, шулай ук Россия регионнарының фәнни-тикшеренү фондлары һәм тегү остаханәләре белән хезмәттәшлекне җайга салу планлаштырыла.
Проект тәмамланганнан соң әлеге кием коллекциясе республика халкы һәм кунакларына да тәкъдим ителәчәк.
Киңәшмә ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова һәм башкалар катнашында узды.
Проектны гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең чираттагы киңәшмәсе 8 февральдә узачак, анда коллекцияне булыруда катнашачак Идел буе халыкларының традицион киемнәре буенча консультантлар-этнографлар исемлеге тәкъдим ителәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге