Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда «Идел – дөнья елгасы» экспедициясендә катнашучыларны каршы алачаклар

Татарстанда «Идел – дөнья елгасы» экспедициясендә катнашучыларны каршы алачаклар

admin 23.05.2023

4 июньдә «Идел – дөнья елгасы. Идел буе халыклары мәдәниятләре диалогы» XXII Халыкара этномәдәни экспедиция-фестиваль старт ала.

Шунысы игътибарга лаек, быел экспедициядә катнашучыларны йөртүче «Валерий Чкалов» теплоходы күбесенчә Татарстан шәһәрләре буйлап хәрәкәт итәчәк: Самара – Тәтеш – Болгар – Зөя – Казан – Түбән Кама – Алабуга – Чистай – Самара.

Экспедициядә Россиянең 16 субъектыннан 70 кеше катнашачак. Чаралар программасында илебез халыкларының телен, мәдәниятен, милли традицияләрен саклау һәм үстерү, Россия төбәкләре арасында мәдәни алмашуны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.

Традиция буенча Казанда экспедициядә катнашучыларны Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан мордваларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре каршы алачак.

«Валерий Чкалов» түбәндәге график буенча хәрәкәт итәчәк:

  • 5 июнь, 10:00 сәгатьтә – Тәтеш
  • 5 июнь, 16:00 сәгатьтә – Болгар
  • 6 июнь, 08:00 сәгатьтә – Зөя
  • 6 июнь, 14:00 сәгатьтә – Казан
  • 7 июнь, 10:00 сәгатьтә – Түбән Кама
  • 7 июнь, 15:00 сәгатьтә – Алабуга
  • 8 июнь, 08:00 сәгатьтә – Чистай

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Миңнеханов: Халкыбызның ике таянычы бар – Ислам дине, татар теле
Далее: Дуслык йортында медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57