Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татарстанда иң яхшы чуаш мәктәбе” дигән бәйге игълан ителде

“Татарстанда иң яхшы чуаш мәктәбе” дигән бәйге игълан ителде

admin 01.04.2015

(1 апрель 2015) Татарстанда яшәүче чуашларның милли-мәдәни автономиясе “Татарстанда иң яхшы чуаш мәктәбе” дигән бәйге игълан итә.  Чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Константин Яковлев сүзләренә караганда,  бәйге мәктәпләрдә укытучыларның профессиональ дәрәҗәсен күтәрү, алдынгы педагогик тәҗрибәне бөтен республика мәктәпләренә тарату, уку-укыту процессында  яңа техника һәм технологияләрне күбрәк куллану максатыннан уздырыла.

Бәйге 2015 елның 15 апреленнән 30 ноябренә кадәр барачак. Гаризалар sveta-elshel@mail.ru адресы буенча кабул ителә.

Конкурста катнашучылар түбәндәге билгеләр буенча бәяләнә:

— мәктәпнең атамасы һәм сәламләү сүзләренең милли телдә язылуы;

— мәктәпнең гомуми торышы;

— чуаш теле һәм әдәбияты кабинетының бизәлеше;

— мәктәпнең китап фонды.

Конкурста  1,2 һәм 3 урынны алучыларга акча биреләчәк. Аның күләме 25000, 15000, 10000 мең тәшкил итә.

 Конкурста җиңеп алган акча мәктәпләрне төзекләндерүгә җәлеп ителәчәк. Ә сумманың 20% милли мәгърифәтне үстерүгә үз өлешен керткән алдынгы укытучыларга бүлеп биреләчәк.

 Белешмәләр өчен тел: 8(843) 2939375, 8(843) 2962728 – Константин Геннадиевич Яковлев;

 8(843) 2939378, 89274012633 – Эдуард Ильясович Биктимиров;

 89274148602 – Светлана Вениаминовна Садыкова.

 Информацион үзәк (Дуслык йорты)

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57