Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татарстанда иң ямьле чуаш авылы» конкурсы игълан ителде

«Татарстанда иң ямьле чуаш авылы» конкурсы игълан ителде

admin 16.03.2015

(16 март 2015) Татарстанда яшәүче чуашларның милли-мәдәни автономиясе, республика муниципаль районнары «Татарстанда иң ямьле чуаш авылы» конкурсы игълан иттеләр. Чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Константин Яковлев сүзләренә караганда,  конкурс  авыл халкын урамнарга агачлар, өй алларына чәчәкләр  утырту, коймаларны буяу, урамнарны, авыл тирәләрен, зыяратларны  чүп-чардан чистарту, чишмәләрне төзекләндерү һәм башка агарту-чистарту  эшләренә  җәлеп итү, балаларда һәм яшьләрдә туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү максатында уздырыла.

 Конкурста катнашучылар түбәндәге билгеләр буенча бәяләнә:

— авыл исеменең чуаш телендә, милли стильдә язылуы;

-авылның гомуми йөзе;

— милли һәм рәсми чаралар уздыру урынының торышы;

— кунакчыллык;

— тормыш-көнкүреш калдыкларын җыю урыны торышы;

— чишмәләр һәм коелар торышы;

— зыяратлар төзеклеге;

Конкурста  1,2 һәм 3 урынны алучыларга акча биреләчәк. Аның күләме 50000, 30000, 20000 мең тәшкил итә.

 Конкурста җиңеп алган акча торак пунктларын төзекләндерүгә җәлеп ителәчәк. Ә сумманың 20% төзекләндерүгә үз өлешен керткән оешма, учреждениеләрнең хезмәткәрләренә бүлеп биреләчәк.

 Конкурс 2015 елның  1 апреленнән 1 октябренә  кадәр дәвам итә.

Гаризалар 15 марттан  15 июньгә кадәр   sveta-elshel@mail.ru электрон почта адресы аша кабул ителә.   .

 Белешмәләр өчен тел: 8(843) 2939375, 8(843) 2962728 – Константин Геннадиевич Яковлев;

 8(843) 2939378, 89274012633 – Эдуард Ильясович Биктимиров;

 89274148602 – Светлана Вениаминовна Садыкова.

 

Информацион үзәк (Дуслык йорты)

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57