(15 октябрь 2019) Мөслимдә «Йортыбыз Татарстан» Республикакүләм этномәдәни фестиваленең соңгы сайлап алу туры үтте. Әлеге турда 30дан артык чыгыш күрсәтелде. (ФОТО)
Гомуми нәтиҗәләр буенча, узган җиде сайлап алу турында барлыгы 2500дән артык кеше катнашты, 320 дән артык иҗади номер күрсәтелде.
Мөслимдә үткән сайлап алу турында татар, рус, башкорт, чуаш, аварлылар, даргинлылар һәм казакъ мәдәниятен чагылдарган чыгышлар күрсәтелде.
Җиде сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча жюри иң әйбәт чыгышларны «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең гала-концерты өчен сайлап алачак. Гала-концерт 4 ноябрь көнне М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге