(26 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев рәислеге астында Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.(ФОТО)
Утырышны ачып, Васил Шәйхразыев барлык җитәкчеләргә һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләренә «Май чабу» славян мәдәнияте бәйрәмен һәм төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» бәйрәмен уңышлы оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәтен белдерде. Моннан тыш Премьер-министр урынбасары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү датасына багышланган «Изге Болгар җыены» масштаблы чараны үткәрүне анонслады. Инде 20 елдан артык борынгы Болгар җирендә, Идел Буе Болгарының дәүләт дине буларак, ислам динен рәсми кабул итү истәлегенә ел саен тантаналы чаралар үткәрелә, алар Россиянең төрле төбәкләреннән мөселманнарны җәлеп итә.
ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин үз чыгышында ТРда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруның уңай тәҗрибәсе, Татарстан территориясендә яшәүче халыклар арасындагы уңай мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Шулай ук ул балалар һәм яшьләрдә белем бирү процессының барлык этапларында патриотизм һәм гомумроссия гражданлык бердәйлеген формалаштыру, ил тарихы өчен горурлык хисе, милләтара аралашу культурасын тәрбияләү мөһимлеген билгеләп үтте.
«Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» идарәсе рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирина Александровская үз чыгышында Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы буенча оештырылган «Май чабу» славян мәдәнияте республика бәйрәменең уникальлеген билгеләп үтте. Бәйрәмнең концерт программасында рус җырлары гына түгел, украин, белорус, чуаш, удмурт, мари, керәшен һәм башкалар да яңгырады (барлыгы 25 иҗат коллективы һәм аерым башкаручы – 250 дән артык кеше).
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов үз чыгышында Нәүрүз бәйрәме нәтиҗәләре турында сөйләде. Соңгы елларда бәйрәм Казан ипподромы мәйданчыгында үтә. Ел саен Нәүрүзне үткәрүдә Ассамблея составындагы төрки һәм иран халыклары милли-мәдәни берләшмәләре катнаша: үзбәк, әзербайҗан, казах, кыргыз, таджик, төрекмән, башкорт, төрек, әфган — аларның һәркайсы милли символика, халык иҗаты эшләнмәләре, милли уен кораллары белән бизәлгән чатырлар әзерли, милли ашлар тәкъдим итә, мастер-класслар уздыра. Ел саен бәйрәм программасы үз эченә күпмилләтле концерт, конкурслар, уеннар, халык һөнәрчелеге ярминкәсе, «Нәүрүз гүзәле» конкурсы, этномаркетны ала. Быел бәйрәм 9000гә якын кунак һәм барлык интернет ресурсларын мониторинглау нәтиҗәләре буенча 120 000 тамашачы җыйды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова үз чыгышында Туган тел көненә һәм Рус теле көненә багышланган чараларны үткәрүгә әзерлек барышы турында сөйләде. Агымдагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әлеге чараларны үткәрү үзенчәлекләре арасында балалар һәм аларның ата-аналарын җәлеп итеп, чаралар санын арттыру һәм тагын да күберәк халыкны колачлау планлаштырыла.
ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үз чыгышында 992 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасын үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен билгеләде. Быел чаралар арасында концерт программасы, һөнәрчелек ярминкәсе, барлык музейларның бушлай эш режимы, өйлә намазы, билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия турниры да планлаштырыла.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге