(16 октября 2015) 17 октябрь көнне Казанда халык биюләре Россия Чемпионаты кысаларында Ачык кубогы оештырылачак. Коллективлар репертуарында болгар, мордва, таджик, эстон, украина, чуаш биюләре булачак.
Чемпионатта Россиянең теләсә кайсы шәһәре коллективлары катнаша алачак. Сәхнәгә Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Төмән, Пущино, Чебоксар, Самара, Яр Чаллы, Пензада биючеләре чыгыш ясаячак. Коллективлар репертуарында болгар, мордва, таджик, эстон, украина, чуаш биюләре булачак.
Ачык кубок катнашучылары арасында Түбән Новгородтан “Черная кошка” халык Гранд-балет коллективы һәм Чебоксардан “Суварята” халык бию ансамбле кебек танлыган коллективлар да бар. Теләгән һәркемгә керү бушлай. Чара В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында 12:45 сәгатьтә башланачак.
Ачык кубокның жюри составнда төп юнәлешләре халык хореографиясе булган төрле ансамбльләрнең балетмейстерлары һәм хореографлары, Татарстан Республикасының атказанган артистлары булачак. Ярыш барышында өч төрле яшь категориясе һәм “Народная стилизация” номинациясенең Ачык кубогы ияләре, шулай ук 2016 елның гыйнвар аенда Мәскәүдә узачак халык биюләре Россия Чемпионатының финал өлешендә чыгыш ясарга чакырылган коллективлар исемлеге билгеләнәчәк.
Мәгълүмат http://kazved.ru сайтыннан алынды