Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда «Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы» яшьләр форумы старт алды

Татарстанда «Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы» яшьләр форумы старт алды

admin 22.11.2019

(22 ноябрь 2019) Казанның «Смена» заман мәдәнияте үзәгендә «Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы» VII республика яшьләр милләтара форумы үз эшен башлады.

WhatsApp Image 2019-11-22 at 11.01.38

Пленар утырыш барышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде. Ул әлеге чараның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче кешеләр дуслыгына багышлануын билгеләп үтте.

«Үз-үзегезгә, мөмкинлекләрегезгә һәм командагызга ышануыгызны телим, чөнки бергәлектә көч. Киләчәктә форумның да тарафдарлары командасы — тормышлары һәм эшләре белән халыклар дуслыгы, берлеге барлыгын күрсәтүчеләр төркеме барлыкка килүен телим!», — дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

WhatsApp Image 2019-11-22 at 11.18.59

Форум ачылышы тантанасында шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Михайлович, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты. Чараның модераторы Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров иде.

Форумның төп эше 22-25 ноябрьдә «Регина» кунакханә комплексында дәвам итәчәк һәм түбәндәге юнәлешләр буенча алып барылачак: «Тарихны популярлаштыручылар», «Этномәдәни юнәлештә үзмәшгульләр», «Этник бәйрәмнәр оештыру сәнгате»

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе оештыра.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57