(24 сетябрь, 2015 ел) Бәйрәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырдыБүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете чаралары үткәрелә.
Иртән Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм вәгазе сөйләп һәм гает намазы укылды. Бәйрәм намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды. “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Кол Шәриф мәчетендә үткәрелгән төп бәйрәм тантанасын, республикабыз мөселманнары да күзәтә алсын өчен, туры эфирда күрсәтте.
Казанның һәм республиканың иң зур мәчете төп бәйрәм чарасында катнашырга теләүчеләрне сыйдыра алмады, шуңа күрә мөселманнар Казан Кремлендә мәчет каршындагы мәйданга да җыелды. Бәйрәм намазына килүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм чарасында мөселманнарны котлады һәм Корбан бәйрәме чыганаклары турында сөйләде.
ТР мөфтие, ислам кануннары буенча корбан ителгән терлек ите өч өлешкә бүленергә тиешлеген искәртте. Бер өлеше фәкыйрь һәм аз керемлеләргә, икенче өлеше кунаклар сыйлау өчен, бары тик өченче өлеше генә хуҗага кала. Әмма күп кенә мөселманнар корбан ителгән терлек итен тулысынча өләшә, дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.
Татарстан мөфтие бәйрәм вәгазендә, бәйрәмнең мәгънәсе корбан чалу гына түгел, ә бу йола аша «Аллаһка якынаю» да, диде. Мөселманнар фәкыйрьләрне ашатырга, ятимнәр турында кайгыртырга, ярдәмгә мохтаҗлар белән күңел җылысын уртаклашырга тиеш, дип искәртте республика мөфтие.
Соңыннан Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазын укылды.
Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә, “Ярдәм” фондының “Гаилә җылысы” инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютындагы балаларга ярдәм итү максатыннан, бүген «Сөючеләр фида кыла» телемарафонын уздыра.
Марафонда катнашу өчен 7715 номерына «Нур» сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балаларның тернәкләндерү үзәге счетына 50 сум акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Сәдака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитми.
Әгәр зуррак сумманы җибәрергә теләсәгез, «Нур» сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме – расларга онытмагыз. Шул рәвешле, 7715 номерына «Нур» сүзе белән SMS яки «Нур» буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып SMS җибәрергә кирәк.
Искәртеп үтәбез: 2013 елда үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә, Теләче районының Җөри авылында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. 2014 елда марафонда катнашучылар ярдәмендә биналар әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерелде. Балаларга махсус медицина җиһазлары алынды, үзәкнең тирә-юнендәге җирлек тәртипкә китерелде. 2015 ел башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үзәккә махсус җайлаштырылган микроавтобус бүләк итте.